Сәрия, Матурым!
Сине туган көнең белән һәм Яз бәйрәме белән тәбрик итәм!
Әлбәттә, беребезнең дә башына килмәде безнең 65 яшьлек юбилейларыбызны төрмәдә каршылармын дип. Әмма бу, Син язгандай, Ходайның безгә тагын бер сынавы булгандыр? Бу сынау безне тагын да якынайтты, ике арадагы мөнәсәбәтнең ныклы, көчле икәнлеген тагын бер кабат раслады, нинди матур, тәрбияле, көчле рухлы балалар үстергәнебезне күрсәтте.
Мин гомер буе Сине яратып һәм хөрмәт итеп яшәдем! Тагын бер кат яшәргә туры килсә, нәкъ шушы, Синең белән бергә узган тормыш юлын сайлар идем. Тормыш дәверендә мин Сине бервакытта да, беркемгә дә алыштырмадым, син һәрвакыт бөтенесе өчен дә кул җитмәслек «Алиһә» булып калдың!
Минем яшәвемнең мәгънәсе дә, Сине һәм балаларны, туганнарны тагын да яхшырак шартларда яшәтү, тормыштан тәм табып, рәхәт итеп яшәү булды!
Бу авыр көннәр Синең нинди көчле кеше булуыңны күрсәтте, тагын бер кабат раслады. Син, безнең гаилә өчен генә түгел, бөтен туганнар өчен дә яшәү чыганагы, яшәешкә дәрт бирүче, авыр минутларда көч биреп, саклап калучы!
Үзең берүк сәламәт бул! Исән-имин бул! Көч һәм энергияң бервакытта да бетмәсен!
Безнең балалар да икебезнең дә уңай сыйфатларны алып, шулай камил булып, тәрбия алып үскәннәрдер?!? Синнән — гаделлекне, мөләемлекне, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килү сыйфатын, миннән — усаллыкны, туры сүзлелекне алып формалашкандыр?!?
Иң мөһиме — балаларыбыз, оныкларыбыз исән-имин булсыннар, бәхетле тормыш кичерсеннәр!
9 онык — кемгә тия ул? Күз тимәсен берүк! Исән-имин булсыннар!
Чистай һәм Минзәлә төрмәләрендә утырган кешеләр белән аралашу — бу дөньяда Сиңа җиткән хатын булмаганын тагын бер кат раслады!
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт Сиңа!
Исән-имин булып, күрешеп, бергә әле бик озак еллар, балалар һәм оныклар белән матур, һәм бәхетле картлык кичерергә язсын!
Рәхмәтләремнең иң зурысы — Әткәй белән Әнкәйне бик матур тәрбияләп, соңгы юлга озаткан өчен. Алар Сине бик яраттылар һәм һәрвакыт рәхмәтле булдылар!
Сине бик нык яратып һәм сагынып, бергә күрешү минутларын түземсезлек белән көтеп, мин!
Минзәлә төрмәсе
7.03.2026